Гыйракта шартлау 15 кешене үтерде

Гыйрак полициясе әйтүенчә, илнең төньягындагы Диялә виләятендә интихарчы машинада бомба шартлатып 15 кешене, шул исәптән 7 полиция хезмәткәрен үтергән һәм тагын 20-ләп кешене яралаган.

Интихарчы бомбаны Багдадтан төньяктагы Җәләүлә шәһәрендә полиция тикшерү капкасы янында шатрлаткан.