Татарстанда Кытай машиналары чыкмаячак

Кытайның “Great Wall” машиналарын эшләп чыгаручы ширкәт Татарстан белән уртак эш башлау теләгеннән баш тарткан.

Еш кына белгечләр финанс кризисы сәбәпле, Русия икътисадына Америка түгел, ә Азия базарына йөз тотырга кирәк дигән фикердә. Русия җитәкчелеге дә соңгы арада Кытай, Корея белән элемтәләрне ныгыту ягында. Бу илләр икътисади финанс кризисына алай ук нык бәйләнмәсә дә, тискәре йогынтысын да сизми калмады.

2007 ел башында Кытайның “Great Wall” машиналарын эшләп чыгаручы ширкәт үз машиналарын Татарстанның “Алабуга махсус икътисад бүлгесе”ндә җыеп чыгару өчен уртак ширкәт төземәкче иде. Аның исеме “Бөек дивар Алабуга авто” дип аталырга тиеш булган. Чөнки “Great Wall” бөек дивар дигәнне аңлата. Әмма финанс кризис сәбәпле Кытай ширкәте җитәкчелеге Татарстан белән уртак эш башлау уеннан кире кайткан.

Татарстан халкы исә, Кытайның зур һәм арзан машиналарын яратып өлгергән иде кебек. Бигрәк тә республикада җыела башлаганнан соң бу машиналарның хакы да тагын 40%-ка кимергә мөмкин. Әмма бәясе кулай булса да? татарстанлыларның бу машиналарны сыйфатсыз дип танулары да билгеле.

Рәсми мәгълүматларга караганда, “Бөек дивар Алабуга авто” ширкәте 2007 елның февралендә төзелә. Аның башлангыч капиталы 420 миллион сум була. Акцияләрнең 74%-ы машина ясаучы ширкәт, 24%-ы Татарстанның җир милеге министрлыгыныкы. Киләчәктә алар икесе дә бу ширкәткә 100 миллион доллар инвестиция кертеп елына 50 мең машина җитештерергә ниятләгән.

“Great Wall” Татарстаннан китә дигән хәбәр таралгач, “Алабуга махсус икътисад бүлгесе”нең мөдирләр шурасы рәисе Тимур Шаһивәлиев исә, яңа ширкәт булдыру нияте кәгазьдә генә булды, чынлыкта бернинди эш башланмаган иде, диде. Аның сүзләренчә, Кытай ширкәте Русиянең икътисад үсеше министрлыгыннан рөхсәт алып, машина җиһазларын чит илдән салымсыз кертеп, монда җыеп сатмакчы булган. Бары тик шул очракта гына Кытай ширкәте республикада эш башларга ниятләгән. Әмма аның мөрәҗәгате кире кагылган. Соңрак кытайлылар бу сорау белән Русиянең махсус икътисади бүлгеләр белән идарә итү агентлыгына да мөрәҗәгать иткән. Әмма аннан да рөхсәт булмаган. Белгечләр, Кытай машиналарының Русиянекеләргә бәя һәм сыйфат ягыннан көндәш була ала, ди. Шуңа күрә, алар фикеренчә, җитәкчелекнең чит ширкәтләрне Русиягә кертәселәре килми.

Шулай итеп, кайчандыр Алабугада җитештерелергә теләгән “Opel”, “Сhevrolet” һәм башка күп кенә машиналар исемлегенә “Great Wall” да өстәлде. “Opel”, “Сhevrolet” та конвеердан төшә алмады, сүздә генә калды.