Шәймиев: Татарстан бюджеты кыскартылмый

Мәскәүдә "Бердәм Русия" фиркасенең X корылтае бара. Югары Шураның рәистәше булган Татарстан президенты Минтимер Шәймиев утырыш барышында биргән әңгәмәсендә финанс-икътисади кризис аркасында Татарстан үз чыгымнарын киметмиячәк, дип белдерде. "Инде башланган төзелешләрне тәмамларга кредитлар бар," диде Татарстан президенты.