Халыкара Валюта Фонды Латвиягә ярдәм итәчәк

Халыкара Валюта Фонды Латвиягә финанс кризиста ярдәм итәргә әзер булуы турында белдерде. Фондның идарә җитәкчесе Доминик Страус-Кан белдерүендә, Латвия Фондтан һәм Европа Берлегеннән ярдәм сорады, диелә. Латвиягә биреләчәк кредитның күләме турында бер сүз дә әйтелми. Соңгы еллардагы үсештән соң Латвия икътисады авырлыклар кичерә.