Русия һәм Венесуела атом өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк

Русия Венесуелага тыныч максатта атом программасын кулланырга ярдам итү турында килеште.

Русия президенты Дмитрий Медведев Венесуела сәфәре вакытында тагын берничә килешү имзалады.

Килешүләр атом хезмәттәшлегеннән тыш нефть һәм сәнагәть хезмәттәшлекләренә дә карый.

Моңарчы Русия илбашларының Венесуелада булганы юк иде.

Венесуелага килер алдыннан Медведев Бразилиядә тукталып Бразилия, Һиндстан һәм Кытай белән дөнья икътисадының яңа кагыйдәләре турында саммит үтәчәген игълан итте.