Русия Тифлис белән Киевны НАТОга алу өчен басым ясамавны хуплый

Русия президенты Дмитрий Медведев Кушма Штатларның Грузия белән Украинага НАТОның алдагы саммитында берлеккә кушылу өчен рәсми намзәт статусы бирүгә басым ясамавына хуплау белдерде.

Куба башкаласы Һабанада сәфәрдә булган Медведевның аның сүзләре белән әйткәндә "аек акылның" җиңүенә канәгатьлек белдерүе әйтелә.

Бу атнада АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс киләсе атнадагы НАТО очрашуында Грузия белән Украинага Әгъзалык планы тәкъдим итү өчен басым ясамыячагын әйткән иде.