АКШ Дәүләт секретаре Һиндстанга бара

АКШ президенты Джордж Буш Һиндстанга террор һөҗүмнәреннән соң теләктәшлек белдерер өчен анда Дәүләт секретаре Кондолиза Райсны җибәрә.

Райсның Дәһлигә чәршәмбе килеп җитүе көтелә. 1-2 декабрь көннәре АКШ дәүләт секретаре Европада була. Аның көнтәртибендә Лондонда Британия җитәкчелеге белән сөйләшүләр һәм Брюссельдә НАТО илләре тышкы эшләр министрлары белән очрашу.