Русия президентының Уралдагы вәкиле вафат булды

Русия президенты хакимияте хәбәр итүенчә президентның Уралдагы даими вәкиле Петр Латышев 60 яшендә йөрәк авыруыннан вафат булган.

Латышев, милиция хезмәтеннән киткән генерал-полковник дәрәҗәсендә 8 ел президентның Уралдагы даими вәкиле булып торды.