Пермь ягы Брюссельдә танылды

Брюссельдә "Пермь ягы - уңыш җире" дип исемләнгән чара узды. Очрашулар һәм түгәрәк өстәл сөйләшүләре вакытында Пермь краеның эре ширкәтләренең эшчәнлеге турында сөйләнде, төбәкнең нефть һәм газ байлыклары күрсәтелде.

Финанс кризиска карамастан Европа эшкуарлары Пермь ягы белән хезмәттәшлек итүгә кызыксыну белдерде, дип хәбәр ителә. Төбәкнең эшкуарлыкны үстерү һәм сәүдә министры Марат Биматов хәбәр итүенчә, очрашулар вакытында мөһим килешүләргә кул куелган. Нидерландның "Colruyt" ширкәте Пермьдә ярым әзер ашамлыклар сату челтәрен булдырырга тәкъдим иткән, моннан тыш Европа эшкуарлары өлкәдә нефть җиһазларын карау һәм төзәтү хезмәтен ачуны, Пермь краена эшкуар туристларны җәлеп итергә теләк белдергән.

Бельгия-Люксембургның сәүдә-сәнәгать пулаты вәкилләре Пермьгә 2011 елда барачак.