Таиландтан 350 мең турист китә алмый

Таиланд оппозициясе каршылык чараларын бүген туктатты. Кичә Конституция мәхкәмәсе карары белән хакимияттәге коалиция таратылды. Карарда 2007 елның декаберендә булган сайлауда җитди канун бозулар булганы ачыклынды, диелгән.

Бангкокның халыкара һава аланында 350 меңләп чит ил туристы өйләренә кайта алмый утыра. Протестлар аркасында һава аланы 8 көн ябык иде. Халыкара очышлар пәнҗешәмбе яңартылыр, дип хәбәр ителә.