Яңа елга әзерлек

Республикада һаман да җиргә кар ятканы юк.
Шулай булуга карамастан, Яңа елга әзерлекләр башланды да инде. Уфаның, “Тынычлык” сәүдә үзәге каршында беренче чыршы куелды. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре быел сатуга 120 000 чыршы чыгарачакларын белдерделәр. Шуларның 3000 экспортка - Казакъстанга җибәреләчәк.