Путин халык белән сөйләште

Русия премьер-министры Владимир Путин пәнҗешәмбе халык белән аралашты. 3 сәгатьтән артык барган сөйләшү вакытында ул 70-тән артык сорауга җавап бирде. Бу тамашаны дәүләт телевидениесе туры эфирда күрсәтте.
Туры эфирда халык белән аралашу гадәтен Владимир Путин президент чагында башлап җибәргән иде. Премьер-министр вазыйфасында ул мондый чараны беренче тапкыр үткәрде. Ләкин моңа карап, быелгы чараның элеккеләреннән әллә ни аермасы булмады.

Путин, гадәттәгечә, һәр сорауга саннар, дәлилләр китереп, тәфсилләп җавап бирергә тырышты. Бу тамаша вакытында ул, элеккегә караганда да ныграк юлбашчы булып күренде.

"Сез инде ярты елдан артык хөкүмәт җитәкчесе, бу кәнәфидә үзегезне ничек хис итәсез", - дип башлады сөйләшүне алып баручы.

"Эш кәнәфидә түгел, ә башкарыласы вазыйфаларда. Минем өчен бу яңа эш түгел", - диде Путин.

Сораулар гадәттәгечә, төрле тармаклардан булды – икътисадтан алып тышкы сәясәткә, иҗтимагый тормыштан гаилә мәсьәләләренә кадәр.

Башка елларда Путин кереш сүзендә уңай саннар, икътисади күрсәткечләр китерсә, быел игътибарын финанс кризисына юнәлтте. Һәм бу кризис өчен кем гаепле икәнен әйтте.

"Кризис Кушма Штатларда башланды. Бу илнең хакимиятләре эшне кризиска җиткерде. Аннары ул башка алдынгы илләргә таралды. Русиягә дә җитте", - диде ул.

Кризиска карамастан, Русия икътисады үсеш кичерә, быел ул 7% чамасы булачак, диде Путин. Берүк вакытта ул инфляциянең ел ахырына 13%-ка җитәчәген әйтте.

Ләкин, Путин сүзләренчә, Русия бу кризистан минималь югалтулар белән чыгачак. Русиягә инде 1000 елда артык, ул моның ише генә авырлыкларны күрмәде, дип өстәде ул.

Путин, авырлыкларга карамастан, хөкүмәт йөкләмәләрен үтиячәк, эш хаклары, пенсия, социаль түләүләр артачак, дип вәгъдә итте.

Ул шулай ук, рубльнең чагыштырмасы кискен үзгәрешләр кичермиячәк, диде. Яңа акчалар басылган, дигән хәбәрләрне сафсата дип атады.

Фатир бәяләре турындагы сорауга җавап биреп, Путин, "һәр яманның бер яхшысы" дип, бар илдә, шул иасәптән эре шәһәрләрдә дә, фатир бәяләренең төшәчәген фаразлады.

Берүк вакытта ул банкларны ипотека кредитларын түли алмаган кешеләргә карата кырыс чаралар күрмәскә чакырды, банкларның үзләренә дәүләт тарафыннан ярдәм элзәргә вәгъдә итте.

Путин шулай ук "ана капиталы" акчасын ипотеканы түләргә рөхсәт итергә кирәк дигән тәкъдим ясады.

Уңайсыз сораулар, гадәттәгечә, күп булмады. Чыгышы белән Якутиян булган бер егет милләт-ара нәфрәт нигезендә башкарылган һөҗүмнәр артуга зарланды.

Путин хокук саклау оешмаларын андый кешеләрне акылларына утыртырга өндәде.

Бу ахмак кешеләр урыс халкы мәнфәгатендә эш итәбез, дип уйлый. Чынлыкта аңа зыян китерә, диде ул.

Һәр милләт үзен өендә дип хис итсә генә, Русия бөек дәүләт булачак, диде Путин.

Путинга сорау биргән төбәкләр арасында Татарстан белән Башкортстан да булды.