Кыргызстанда Би-Би-Си радиосы сөйләүдән туктады

1 декабрьдән башлап Кыргызстанда Би-Би-Си радиосының кыргыз һәм рус телләрендәге тапшырулары туктатылды.

Кыргыз хакимиятләре моның сәбәпләрен хәбәр итми. Азатлык радиосының кыргыз редакциясе өчен дә эфир ябылды. Рәсмиләр, Азатлык радиосы тапшырулар турындагы килешүне үтәмәде, дип белдерде.