ДПНИ җитәкчесе урынбасары һәлак

Мәскәү өлкәсендә, Канунсыз иммиграциягә каршы хәрәкәт җитәкчесе урынбасары Иван Лебедев автомобиль казасында һәлак булды. Ул йөк машинасына килеп бәрелгән. Лебедевнең үлеме сәбәпле, үтә милләтче хәрәкәтләр 12 декабрьдә булырга тиешле “Урыс йөрешен” үткәрмәскә булды. Мәскәү хакимиятләре бу чарага рөхсәтен бирмәде.