Согуд Гарәбстанында хаҗ кылу дәвам итә

Согуд Гарәбстанында Мина каласына якын бер җирдә йөзләрчә мең хаҗи шайтанга таш ату йоласында катнаша. Ил хакимиятләре әйткәнчә, быел хаҗга 2 миллионнан артык мөселман килгән. Хаҗ гыйбадәте финанс мөмкинлеге һәм сәламәтлеге нык булган һәр мөселман өчен изге бурыч дип санала. Быелгы хаҗ вакытында казалар, тапталулыр турында әлегә хәбәрләр юк.