Ришвәтчеләр исемлегендә Русия һәм Кытай алда бара

Transparency International оешмасы белгечләре үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Русия һәм Кытайның читтә эшләүче ширкәтләре үзләренең максатларына ирешер өчен күбесенчә ришвәт бирү юлын сайлый. Оешманың тикшеренүендә 22 иң алга киткән илләрдән алынган мәгълүматлар кулланылган. Шулай ук акча бирүне Белгия һәм Канада эшмәкәрләре дә читенсенми.

Transparency International оешмасы коррупция белән көрәш мәсьәләләре белән шөгелләнә.