Грециядә киеренкелек арта

Грециядә полиция хезмәткәре тарафыннан атып үтерелгән 15 яшьлек егетнең бүген Афинда үткән җәназасы белән киеренкелек тагын да артып китте. Бүген дә урамга халык чыкты. Аның үлеме хәбәре чыккан соң, соңгы көннәрдә Грециянең берничә шәһәрендә берничә дистә елда иң каты бәрелешләр, чуалышлар башланып китте. Алардан 50ләп кеше зыян күрде, йөзләрчә бина һәм машиналар янды һәм ватылды. Илнең премьер-министры Костас Караманлис бүген сәяси фирка җитәкчеләре белән очрашып көч куллануга каршы берләшергә чакырды. Ләкин оппозициядәге социалист фирка вәкиле Георг Папандреоу, кешеләр хөкүмәткә ышанычны югалтты дип белдерде һәм вакытыннан алда сайлаулар үткәрергә чакырды.