АКШ көчләре һөҗүмендә хата белән 7 әфганлы үтерелде

Кандәһар - АКШ хәрби көчләре бүген барган чаралар вакытында хаталанып 7 кешенең үтерелүен белдерде. Үлгәннәрнең 6-сы полиция хезмәткәре һәм берсе гади халыктан булган. Чыккан бәрелешләрдә тагын 13 әфганлы яраланган.