Русиядә яңа сәяси хәрәкәт оешып килә

Мәскәү өлкәсендә оппозициядәге фирка вәкилләрен берләштергән “Солидарность” (“Бердәмлек”) хәрәкәтенең оештыру конференциясе бара. Оештыручылар шактый кыенлыкларга тар булган, телефоннары эшләмәгән, җыенга баручы атобуслар тоткарланган булган.
Каспаров.ру сәхифәсе язганча, корылтайга килүчеләр каршына, аларның көндәшләре юлга исән һәм үлгән бәрән гәүдәләрен чыгарып ташлаганнар.
“Саклану” хәрәкәте вәкиле, җыенга барганда 150ләп кешенең милиция тарафыннан туктатылуы һәм тикшерелүе турында, хәбәр итте.
Корылтай барыбер үткән. Анда 45 шәһәрдән , 300гә якын делегат булды. Җыенда катнашучылар яңа сәяси көчнең исемен һәм гимнын раслаган. Аның исеме “Солидарность” булачак, ә гимны – Цойның “Без үзгәрешләр көтәбез!”-, дигән җыр булачак.

Яңа хәрәкәтне Никита Белых, Борис Немцов, Яблоко фиркасе вәкиле Илья Яшин, “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте башлыгы Лев Пономарев оештыра.