Русия хәрби көймәләре Кубага юл тота

Русиянең хәрби диңгез көчләре вәкиле Игорь Дыгало, җомга көнне Кубага Русия хәрби көймәләре киләчәк, дип белдерде. Совет чорыннан бирле Русия көймәләренең Куба суларына якын килгәне булмаган. Көймәләр Куба янында 23 декабрьгә кадәр торачак.