"Time" журналы Обаманы ел кешесе дип атады

"Time" журналы ел кешесе итеп АКШ президентлыгына сайланган Барак Обаманы атады. АКШта чыгучы бу басма Обама бу исемгә "караңгы чорда якты киләчәкне сүрәтли белгәне өчен" лаек дип табылды, дип хәбәр итте. Обама дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итте, диде басма җитәкчелеге.

"Time" журналы "ел кешесен" 1927 елдан бирле атый. Бу абруйлы исемгә дөньяга йогынты ясаган, нәрсәне дә булса үзгәрткән ир кеше, хатын-кыз яки берәр оешма-төркем лаек була ала. Ел кешесе исемен АКШ президентларыннан Дҗордҗ Буш, Билл Клинтон алды. Шулай ук "Time" журналы ел кешеләре итеп Адольф Һитлер, Йосиф Сталин һәм Аятолла Али Хоменине дә атады.