ОПЕК нефть җитештерүнe киметә

Нефть сатучы илләр оешмасы (ОПЕК), нефть бәяләрендәге төшешне туктату өчен җитештерү күләмен киметергә килеште.
Әлеге оешмага әгъза булмаган Русиянең дә охшаш карарга килә алачагы турында фаразлар бар.

ОПЕК оешмасына әгъза булган ил вәкилләре бүген Җәзаирнең Оран шәһәрендә очраша. Җыенга катнашкан вәкелләрнең көнлек нефть чыгару күләмен 2 миллион мичкәгә киметергә килеште.

Дөньяның 3/1 өлешен нефть белән тәэмин иткән оешманың гарәп култыгындагы әгъза илләре, таләп ителгәннән күбрәк нефтьны, саклагычларда көттермәс өчен җитештерүне киметергә әзер булуын белдерә.

Согуд Гарәбстанның нефть башлыгы Али әл-Наими нефть чыгаруны киметү сәбәбен болай аңлата:

"Соңгы вакытта икътисади кризис сәбәпле, чыгарылган барлык нефть тә сатылмый кала. Нефть саклагычларда озаклап тора. Шул уңайдан нефть чыгару һәм сату арасында тигезлек булдыру өчен, без бу җыелышта аны кимендә 2 миллион мичкәгә калдыруны таләп итәчәкбез".

ОПЕК нефтенә таләп кими

ОПЕК рәсмиләре, дөньяда нефтькә булган ихтыяҗның соңгы 25 елда кимүе, алдагы елларда оешмага тискәре йогынты ясыячагын белдерде.

ОПЕКнең айлык нефть сату торышын күзәткән хисабында, киләсе ел ОПЕК нефтенә булган таләп кимү сәбәпле җитештерү күләме көненә 30.2 миллион мичкәгә калачак диелә.

Орандагы ОПЕК җыенына оешмага әгъза булмаган Русия дә үз энергия министрын җибәрә.

ОПЕК илләре, нефть саткан башка илләрнең дә нефть бәяләрен югару тоту өчен бергә хезмәттәшлек күрсәтүен өмет итә.
Атна башында Русиянең энергия һәм табигый чыганаклар министры, җыен алдыннан ОПЕК рәсмиләренә нефть базарында тотрыклыкны тәэмин итү өчен бергә хезмәттәшлек итү юллары турында хат җибәрде.

Русия хезмәттәшлеге

Хезмәттәшлек уңаеннан, хәтта ил президенты Дмитрий Медведев, рәсми әгъзалык чакыруына әзер булуын да өстәде.

ОПЕК оешмасын җитәкләгән Җәзаирнең энергия министры Шакыйб Халил, Русиянең оешмага кушылуы турында:

"Без һәрвакытта Русиянең оешмага әгъза булуын теләдек. Бу нефть базарын контрольдә тотуда оешманың ролен арттырыр иде. Шулай итеп, Русиянең кушылуы белән оешма дөньядагы нефть ихтыяҗын 40% түгел, ә 50 % канәгатьләндерә алыр иде", диде.


1999 елда ОРЕСтан кала, Русия, Мехико һәм Норвегия кебек илләр нефть бәясен күтәрү өчен бергә хезмәттәшлек иткән иде. Шулай итеп, ул вакытта мичкәсе 10 долларга төшкән нефтьнең бәясе 20 долларга күтәрелгән иде.