яңалыклар Chrysler машиналары бер ай чыкмаячак 18 декабрь 2008 АКШның машина төзү ширкәте Chrysler бер айга үзенең барлык 30 берләшмәсен ябуы турында хәбәр итте. Ширкәт җитәкчелеге кредитларны түләргә акча бетүе турында белдерде. Chrysler һәм General Motors бөлгенлеккә төшмәс өчен хөкүмәттән ярдәм көтә.