Халыкара валюта фонды Латвиягә кредит бирә

Халыкара валюта фонды Латвиягә икътисади кризистан чыгу өчен 3 миллиард долларлык кредит бирүе турында белдерде. Соңгы тапкыр Латвия фондтан 10 ел элек акча алган булган. Яңа кредит 6 елга бирелә. Латвиягә үз ярдәмнәрен Швеция һәм Дания дә тәкъдим итте.

Элекке кредитның тиешенчә тотылмавы турында хәбәрләр бар. Бу юлы акчаның кая китәчәген Халыкара валюта фонды вәкилләре күзәтәчәк.