Мәскәүдә сулчы хәрәкәтләр каршылык белдерде

Мәскәүдә берничә йоз КПРФ тарафдары эш урыннарының кыскартылуына һәм бәяләрнең артуына каршы урам җыенын үткәрде. Әлеге чарада коммунистлар фиркасе җитәкчелеге, шулай ук “Сул фронт”, “Кызыл яшләр авангарды” һәм башка хәрәкәт вәкилләре катнашты. Бу урам җыенында, хакимиятләрнең кризиска каршы күргән чараларына тәнкыйть яңгырады, шулай ук патриотик шигарьләр дә әйтелде. Русиянең башка шәһәрләрендә дә шундыйрак чаралар үтә, дип хәбәр итә агентлыклар.