“Русия исеме”: җәмгыятьне әзерләү

“Вести” дәүләт телевидениесендә барган “Русия исеме” проектының нәтиҗәләре билгеле булды. Шактый бәхәсләр тудырган Сталин - өченче урында.
Иң күп тавыш урыс кенәзе Александр Невскийга бирелгән. Барлыгы - 529 575 кеше. Икенче урында – 1906-1911 елларда премьер-министр булган Петр Столыпин, аннан соң Сталин килә.

Журналист Риман Гыйлемханов белдерүенчә, яшьләр ул шәхесләрнең күбесен белми һәм аларга тәкъдим ителгән мәгълүматтан чыгып бәяли.

“Бу мәктәп, мәгълүмат чаралары аша сеңдерелә”, ди Гыйлемханов.

Аның фикеренчә, замандагы сәясәт нәрсә таләп итә шуңа карап җәмгыятьне әзерләү бара.

“Яшертен пропаганда, ягъни кемгә нинди мөнәсәбәт белдерергә кирәклеге тамашачыга әкрен генә сеңдерелде. Халыкны әзерләү булды. Хакимияткә кирәкмәгән кешегә тискәре фикер тудырылды”, ди ул.

Чыннан да “Русия” дәүләт телевидениесендә барган тапшыруда Невскийны Урыс православ чиркәвеннән Кирилл атакай тәкъдим итте. Җәмгыятьтә чиркәүнең роле арта барган саен, халык та руханилар сүзенә күбрәк игътибар итә. Һәм Невскийның иң күп тавыш җыю моңа да бәйле булуы ихтимал.

Риман Гыйлемханов
“Сталин белән Ленинның алда баруына мин гаҗәпләнмим. Ул чорда тәрбияләнгән кешеләр әле күп һәм бу аларның күңеленә якын”, ди Гыйлемханов.

Әмма “Русия”, телевизион каналы, “Җәмәгать фикере” фонды һәм Русия тарихы институты чыгарган нәтиҗәләрдән тыш, экспертлар аерым санау алып барган. Анда да Невский беренче урында. Икенче урында шагыйрь Пушкин килә. Ә Сталин белән Ленин - ахырда.

Әлбәттә проект кысаларында, Сталин исеменә бәйле төрле бәхәсләр чыкты. Бу тәкъдим ителгән 500 кеше арасыннан иң шау-шу тудырган шәхес булды.

“Тапшыруның бәхәс уятуы үзе үк яхшы. Чөнки кешеләрдә бик күп төрле фикерләр бар. Без дә үзебезнең татар шәхесләрен шулай барлый башласак иде. Кем икәнебезне яшь буынга аңлатыр идек”, ди Гыйлемханов.