Латвия кризис чорында акчаны туздырмаска чакыра

Латвия хөкүмәте башлыгы Ивар Годманис үзенең яңа ел алды чыгышында халыкны сакчыл булырга чакырды.

Илдә дипломатик вәкилчелекләр ябыла, ширкәтләрдә хезмәткәрләр санын кыскарталар. Министрлык һәм дәүләт оешмаларында бәйрәм чараларын оештыру тыелды. Яңа ел котлауларын бюджет акчасына җибәрергә ярамый.