Төркмәнстанда АКШ илчелеге үз эшен дәвам итә

АКШның Төркмәнстандагы илчелеге почта белән ак маддә килгәч үз эшен туктатып торганнан соң бүген илчелекнең яңадан ачылуын игълан итте. Төркмәнстанның сәламәтлек саклау рәсмиләре ак маддәнең зыянлы булмаганын раслады.

АКШның дөньядагы 20ләп илчелегенә шикле ак маддә салынган конвертлар килгән булган. Күпчелек очракта алар зыянсыз дип табылган.