Алексанян хастаханәдән китә алмый

ЮКОС ширкәтенең элекке рәисе урынбасары Василий Алексанян 50 миллион сум исәбенә сак астыннан азат ителсә дә, хастаханәдә калачак. Алексанянның яклаучысы, Интерфакс агентлыгына, аның даими дәваланырга тиешлеген хәбәр итте. Шуңа күрә ул хастаханәдән китә алмый.

Алексанян СПИД, рак, туберкулез белән авырый, шуңа мәхкамәнә аны 50 миллион сумлык хидиягә сак астыннан чыгарырга рөхсәт итте.

ЮКОС ширкәте җитәкчеләренең берсе милекне үзләштерү, канун бозуда гаепләнә.