Төркиядә көрд телевидение каналы эшли башлады

Төркиядә көрд телендә 24 сәгатьлек телевидение каналы күрсәтә башлады. TRT 6 каналының беренче тапшыруы Төркия байрагы сүрәтендә Төркия гимнын уйнатудан башланды. Европа Берлеге Төркиягә көрд азчылыгы хокукларын якларга дип басым ясый. 2004 елда көрд телендә 30 минутлык тапшырулар чыга башлаган иде.