"Газпром" Европага транзитын 7 тапкырга киметкән

"Газпром" Европага куган газның гадәти күләмен 7 тапкырга киметкән. Бу хакта "Газпром" вәкиле Александр Медведев хәбәр итте. Украина Европага баручы 4 газ үткәргеченең 3-сен япты. Болгарстан, Төркия, Греция, Хорватия, Македония һәм Чехиягә газны җибәрү өлешчә, яки бөтенләй туктатылды.

Бүген Киевка Европа Берлеге вәкилләре килде. Алар газ бәхәсе тирәсендәге хәлне өйрәнә.