Әфганнар АКШ хәрбиләрен 17 цивильне үтерүдә гаепли

Әфган президенты Хәмит Карзаи АКШ җитәкчелегендәге, Әфган рәсмиләре әйтүенчә, 17 кешене, шул исәптән хатын-кызлар һәм балаларны үтергән һөҗүмне хөкем итте.

АКШ хәрбиләре сишәмбе көнне Лаңман виләятендә хәрби чара нәтиҗәсендә 32 сугышчы, шул исәптән кораллы бер хатын-кыз сугышчы да үтерелде дир белдерә.

Хәрбиләр тыныч халык арасында югалтулар турында белмәүләрен әйтә.