Башкортстан икътисады кая тәгәри?

Башкортстанда да, ниһаять, яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан башланган ял көннәре тәмамланып килә.
Күп хезмәт коллективларында 11 гыйнвар көнне яңа елның беренче эш атнасы башлана. Әле бәйрәм рухында яшәп алган халыкны, әлбәттә инде, алдагы тормышның ни рәвешле булачагы кызыксындырмый һәм борчымый калмый. Бар дөньяда узган ел башланып киткән икътисадый төшенкелек, Башкортстанны да урап уза алмый. Аның тискәре йогынтысы әле үтеп киткән ел азагында ук үзен сиздерә башлаган иде. Шулай да Башкортстан җитәкчелеге яңа елга кергәндә республика халкын тынычландырырга тырышты.

Премьер-министр Раил Сарбаев декабрь азагында гына журналистларны махсус җыеп матбугат очрашуы оештырды. Шунда ул Башкортстанның икътисадый кризисны башка төбәкләргә караганда, җиңелрәк кичерәчәген ышандырды. Моңа ул төрле дәлилләр һәм саннар китерде. Ягулык-энергетика тармагының да, авыл хуҗалыгының да тотрыклы үсеше хакында сөйләде Раил Сарбаев.

Шул ук вакытта Башкортстанның бәйсез икътисад белгечләре бик үк хуш күңелле булырга әлләни нигезләр булмавын әйтә. Шул ук ягулык-энергетика тармагының үсешенә килгәндә дә, хәлләр бик мактанырлык түгел икән. Моңа кадәр бюджетның зур өлешен нәкъ менә нефть сатудан кергән акчалар белән тулыландырган Башкортстанга да нефть мичкәсенең бәясе кискен төшү бәкәлгә нык сукты. Шуның өстенә, узган ел азагында Башкортстан ягулык-энергетика тармагы федераль үзәкнең “Система” холдингы карамагына күчүен дәвам итте. Авыл хуҗалыгында да хәлләр алай ук мактанырлык түгел. Болар хакында “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин да белдерде.

Ринат Гатауллин сүзләренчә, хәзерге икътисадый кыенлык шартларында Башкортстанны авыр хәлдән бары тик яхшы әзерлекле белгечләр, яңартылган хөкүмәт командасы гына чыгара ала. Моңа кадәр Башкортстанны да нефтькә бәяләрнең югары булуы коткарып килгән булса, хәзер инде икътисадны башкача корырга, машиналар төзелеше тармагын һәм башка җитештерү ширкәтләре эшчәнлеген җанландыру сорала, ди Ринат Гатауллин.