Европада Газзә сугышына каршы урам җыеннары үтте

Шимбә көнне Европада Израильнең Газзә сызыгындагы хәрби чараларына каршы урам җыеннары үтте.

Лондонда, полиция әйтүенчә, 12 меңләп кеше җыелып Израиль илчелеге янына барган.

Европаның башка шәһәрләрендә, шул исәптән Афин, Берлин, Будапешт, Париж, Сараевода да шундый урам җыеннары үтте.

Аларның кайберләрендә Лондондагы җыендагыдан да күбрәк кеше катнашты.