"Газпром": Украина белән килешүне әлегә алмадык

Русиянең “Газпром” ширкәте Русия транзитын контрольдә тоту турындагы килешүнең килеп җитмәве турында белдерде.
Шимбә көнне Украина премьер-министры Юлия Тимошенко хәбәр иткәнчә, документ Киевта, Европа Берлегендә рәислек иткән Чехия премьер-министры Мирек Тополанек белән очрашудан соң имзаланган.
Русиянең Украинага транзитын 2008 ел ахырыннан дәвам иткән газ бәхәсе аркасында туктаткан иде.
Мәскәү Киевны газ урлауда гаепләде, Украина моны инкар итә.