Әфганстанда боралак һәлакәтендә 13 кеше үлде

Әфганстан хәрби һава көчләре боралагы начар һавада һәлакәткә очрап 13 кеше үлде. Алар арасында көнбатыш Әфганстандагы хәрби көчләр башлыгы да булган, дип хәбәр ителә.

Каза Һерат вилаятендә булды. Боралак Адраскан бүлгәсендә тауларда төшкән.