Мәскәүдә такырбашлар хөкем ителде

Мәскәү район мәхкәмәсе кеше үтерүен сүрәтләгән видео язма өчен ике такырбашка хөкем карары чыгарды.

Инде бер тапкыр хөкем ителгән Максим Марцинкевич 3 ел ярым төрмә җәзасы, икенче кеше Артем Зуев - 3 ел төрмә алды.

Мәхкәмә аларга таҗик наркотик сатучысы дип атаган кешене үтерүне сүрәтләгән видео ясауда гаепләү белдерде.