Быел Русиядә милләтара нәфрәт һөҗүмнәре арткан

Русия хокук яклаучылары бу ел башында милләтара нәфрәт нигезендәге җинаятьләрнең артуы турында белдерә.

Мәскәү кеше хокуклары бюросы башлыгы Александр Брод бу елның беренче 2 атнасында милләтара нәфрәт белән 15 һөҗүм булды, нәтиҗәдә 10 кеше үтерелде, 9 кеше зарар күрде диде.

Брод әйтүенчә, һөҗүмнәрнең күпчелеге Мәскәү белән Питербурда булган.

Күбрәк үзбәкләргә, вьетнамнарга, әрмәннәргә һәм африкалыларга һөҗүм иткәннәр.