Ленинның урыны кайда?

21 гыйнварда Ленинның үлүенә 85 ел тулды. Русиядә аның тарихтагы урынына карата фикер үзгәреп килә. Казанның нәкъ үзәгендә, Ирек мәйданында Ленин һәйкәле торуына халыкның мөнәсәбәте ничек?
- Һәйкәлне алып ташласыннар иде, чөнки коммунистлар Русиягә бик күп кайгы китерде. Ул үткән заман инде һәм киләчәктә аның һәйкәле булырга тиеш түгел. Үткәннәр сәхнәдән төшәргә тиеш.

- Һәйкәл торсын, чөнки ул безнең үткән гомерне хәтерләтә. Дини яктан карасак, мөселманнарда кешегә һәйкәл кую тыелган. Сәяси ягына килгәндә, миңа барыбер.

- Мин каршы, ул безнең тарих.

- Ул безнең юлбашчыбыз, һәйкәл торсын.

- Мин Ленин турында берни дә белмим.

- Мин һәйкәлне алуга каршы. Без яшьлектә гел аңа ошарга тырыша идек. Хәзер ул вакытларны сагынабыз гына. Ә менә мавзолейдагы җәсәден җирләсәләр яхшы булыр, җаны тынычланыр иде.

- Мин алып ташламауларын телим, чөнки аңа студентлар карый. Ул “Искра” газетасы чыгарган булган.

- Заманында эшчеләргә хакимиятне үз кулларына алырга мөмкинлек биргән юлбашчы ул. Ирек мәйданында һәйкәл аның кайчандыр халык өчен тырышкан кеше икәнен күрсәтеп тора.

- Мин каршы. Тарих, истәлек ул. Андый заманалар да булганны бүгенге байларның исләренә төшереп торыр өчен кирәк.

- Калдырырга кирәк. Ул безнең юлбашчыбыз булган. Әти-әниләр аның белән горурланып безгә шундый һәйкәл калдырган. Мәскәүгә кем генә бармасын, мавзолейга кереп Ленинны күрәсе килә. Аны мәйданнан алып ташлау, халыкның уенннан чыксын, дигән сүз ул.

- Бөек кеше ул Ленин. Аның “Укырга, укырга һәм укырга!" дигән сүзләрен һәркем белә. Шуңа күрә, һәйкәленә тимәсеннәр иде. Ә менә аны мавзолейдан алып җирләү дөрес булыр.

- Мин риза, һәйкәлне алып ташласыннар. Ленинның идеяләре артта калды. Аның турында хәзер безнең балаларыбыз да белми.



Ленин күмелергә тиеш


Русиядә яшәүче халыкның 41%ы Мәскәү Кызыл мәйданындагы мавзолейда Ленинның җәсәден саклау гадәти булмаган күренеш һәм бу дөрес түгел, дип белдерә. Үз фикерләрен белдерүчеләрнең 15%ы исә Ленинны мавзолейда калдыру ягында.

37% халык мавзолейның күп илләрдәге кебек туристларны кызыксындыру урыны булуы белән килешә.

Русиялеләрнең 66%ы Ленин зиратка күмелергә тиеш дигән карашта. 38% моны тизрәк эшләргә кирәк дисә, 28% юлбашчыга хөрмәттә булган буынның китүен көтәргә кирәк, дип уйлый.