Татар оешмалары ачык эшләүдән курка

Башкортстан татар конгрессының Салават шәһәрендәге бүлеге үзенең быелгы беренче утырышын үткәрде.
Анда агымдагы елга кайбер төп бурычлар билгеләнде. Татар конгрессының Салават шәһәре бүлеге республикада иң дәрманлы эшләүчеләрдән. Бу бүлеккә ун елдан артык инде булдыклы милләттәш Әсгать Корманаев җитәкчелек итә. Төрле мәдәни чаралар оештыру дисеңме, татар сәнгать осталарына, иҗади зыялыларга, татар балаларына ярдәм күрсәтүме, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыша андагы татар оешмасы. Әле быелга да шактый зур эшләр, изге уй-ниятләре бар милләтпәрвәрләрнең.

Шул ук вакытта киңәшмәдә Башкортстан татар оешмаларының соңгы ике-өч елда сүлпән эшләве дә билгеләнде. Әсгать Корманаев та соңгы вакыттагы татар милли хәрәкәте эшчәнлегеннән канәгатьсезлеген белдерә. “Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары тәү чиратта Казанга карап, милли мәркәзебездәге башлангычларга карап үрнәк ала. Ләкин күп кенә очракта үрнәк алырлык эшләр булмый, - ди Әсгать әфәнде. - Шуңа да Башкортстан татар милли оешмалары, шул исәптән Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты да күп нәрсәгә сукмакны үзе салырга мәҗбүр”.

Әсгать Корманаев сүзләренчә, Башкортстан татар милли оешмалары республика хакимиятләренең көчле басымына да дучар булды. “Шуңа күрә хәзер районнардагы һәм шәһәрләрдәге татар оешмалары күпчелек эшләрне шауламый гына, хәтта яшертен алып барырга мәҗбүр”, ди Әсгать Корманаев.