АКШ мариннарын Гыйрактан Әфганстанга җибәрү тәкъдим ителә

АКШның Марин гаскәрләре башлыгы Джеймс Конвэй мариннар Талибан һәм әл-Каидәгә каршы сугышу өчен Гыйрактан Әфганстанга китәргә әзер дип белдерде.

Җомга көнне Конвэй хәбәрчеләргә Гыйракта җитәрлек тотрыклылык урнашты, андагы 22 меңләп маринны чыгарып була диде.

Конвэй Гыйрактан чыгарылган 20 меңләп маринны Әфганстанның көньягындагы гыйсъянчыларга һәм наркотик ташучыларга каршы сугышка җибәрергә теләвен әйтте.

АКШ хәрби чараларын әзерләүчеләр алдагы ел-елъярым эчендә Әфганстанга өстәмә 30 меңләп хәрби җибәрергә тәкъдим иткән иде. Хәзер анда Кушма Штатларның 34 меңләп хәрбие бар.