Сахалинда электр тәэминаты торгызыла

Сахалинның көчле давылдан зыян күргән авыл-шәһәрләренең күпчелегендә электр тәэминаты торгызылган.

Интерфакс белдерүенчә, Көньяк Сахалин һава аланы әле дә ябык.

Җомга көнне утрауда яңгыр явып, төнлә кисәк суытты. Һава аланын боз каплаган.

Көчле җил сәбәпле паром элемтәсе дә туктатылган. Татар бугазын боз каплаган.