Грузиядә 200 мең кеше утсыз калды

Грузиянең көнбатышында көчле давыл сәбәпле 200 меңләп кеше утсыз калды. Берничә кеше җәрәхәтләнгән. Үлүчеләр юк.

Җил югары куәтле электр үткәргечләрен тотучы 15 манараны аударган.

Грузиянең гадәттән тыш хәлләр идарәсе әйтүенчә, Поти шәһәре һәм тагын 9 район тулысынча утсыз калган.

Поти белән Кутаисида җил дистәләрчә йортның түбәсен кубарып аткан, агачларны аударган.

Грузия энергия министрлыгы белдерүенчә, көчле җил илнең көнбатышындагы газүткәргечкә дә зыян китергән.