Испания һәм Франциядә җил 15 кешене үтерде

Испания белән Франциядә соңгы еллардагы иң көчле җил кимендә 15 кешене үтерде дип хәбәр ителә.

Сәгатенә 100 чакрымнан артык тизлектәге җил Испаниянең Барселона шәһәре янында бер спорт залын өлешчә җимергән. Анда 9 яшьтән 12 яшькә кадәрге 4 бала һәлак булган.

Испания белән Франциядәге башка казаларда тагын 11 кеше үлгән.

Җил электр үткәргечләрне өзде, меңнәрчә йорт утсыз калды, юллар, һава аланнары ябылды.