Халыкара ширкәтләр эшчеләр санын кыскарта

Зур халыкара ширкәтләр хезмәткәрләр санын кыскартуын дәвам итә.

Төзелеш машиналарына ихтыяҗ кимү сәбәпле бульдозерлар җитештерүче Caterpillar ("Катерпиллар") 20 мең кешене кыскарта.

Һолландиянең "Филипс" радио-электр ширкәте һәм ING ("Ай-Эн-Дҗи") банкы барлыгы 13 мең хезмәткәрне кыскартачагын хәбәр итте.