Кандаһарда 4 кеше һәлак булды

Әфганстанның көньягындагы Кандаһар вилаятендә шартлауда тыныч халыктан 4 кеше һәлак булды, 9 кеше яраланды. Һәлакәт юл буена куелган бомбада машина шартлавы нәтиҗәсендә булды. Хакимиятләр бомбаны талиплар куйган, дип фаразлый.

Илнең көнбатышында Һерат вилаятендә коралланган кешеләр полиция бинасы төзелешендә эшләгән 10 төзүчене урлаган.