башкортстан Газим Шәфыйков мәрхүм булды 28 гыйнвар 2009 Билгеле башкорт шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Газим Шәфыйков мәрхүм булды. Ул каты авырудан 70-нче яшендә бакыйлыкка күчте. Аны соңгы юлга озату 30 гыйнвар Башкорт дәүләт филармониясендә узачак.