Япон халкы үлем җәзасын хуплый

Япониядә кеше үтерүдә гаепләнгән 4 кешене үлем җәзасына тарттылар. Фикер белешү күпчелек япон халкының үлем җәзасын хуплавын күрсәтә. Моның өчен Япония Европа Берлеге һәм халыкара кеше хокуклары оешмаларыннан күп тәнкыйть ишетә.

2008 елда Япониядә 15 кеше үлемгә хөкем ителгән булган.