Куба Гуантанамоны АКШтан кире сорый

Кубаның элекке җитәкчесе Фидель Кастро Гуантанамо хәрби-диңгез базасын Кубага кайтыруны сорый. Дәүләт интернет сәхифәсендә Кастро, Кубада андый базаның булуы халыкара кануннарны боза, дип яза.

Гуантанамоны 1903 елда Кубаның ул чактагы хөкүмәте 1898 елдагы испан-американ сугышыннан соң АКШка арендага биргән булган.