Русиядә шимбә каршылык чаралары үтәчәк

Русия оппозициясе шимбә көнне Мәскәүдә премьер-министр Владимир Путинның урыныннан китүен таләп итү өчен урамга чыгачак. Чарада радикаль национал-большевиклардан алып Кремльне тәнкыйтьләүче Гарри Каспаров яклы көчләргә кадәр катнашачак.

Каршылык чаралары шулай ук Петербур һәм Ерак Көнчыгышта үтәчәк.